СПОРТ МӘЙДАНЫ АЧЫЛДЫ

4 сентября 2024
Кече Шырданда ТР Рәисе гранты ярдәмендә спорт мәйданы төзелеше тәмамланыр алдыннан төзүчеләр җирдән ат дагасы табып алды. Бабаларыбыз,әтиләребез - әрвахларыбызның шушы матур эшкә хәер-догасы дими,ни дисең?! Элеккеләр дә,бүгенгеләр дә күрә - юк,бетми авыл, әкренләп тернәкләнә,аякка баса. Узган шимбәдә файдалануга тапшырылган чираттагы об,ект та шуның турында сөйли - яшьләр,балалар өчен аеруча кирәк ул спорт корылмасы.