Тел яшәсә - милләт яшәр!

22 августа 2024
К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе үтте. Кунакларны гимназия директоры Багавиев Р.З. сәламләде. Укучылар матур чыгышларыннан соң, килгән кунакларны ипи, тоз белән каршы алдылар. "Чәчкә" халык бию ансамбле чыгышы да кунаклар күңеленә хуш килде. Каршылау вакытында кунакларга татар халкының җырлы-биюле уеннары күрсәтелде. "Назалы", "Капкалы" уеннарында кунак укытучылар үзләре дә бик теләп катнаштылар. Чара барышында "Әдәби кафе", секцияләр эшчәнлеге, китапханәдә осталык классы, төрле күргәзмәләр эшләде. Туган телебез сагында торучы хөрмәтле мөгаллимнәр Зур Сәрдектән яңа уку елы өчен илһам алып, күп яңалыклар алып таралыштылар.